Top 10 similar words or synonyms for ятимнәрне

керермен    0.948050

аллаһыга    0.944438

ашны    0.942262

биргәндә    0.938053

көчәнешен    0.936712

вогулка    0.935645

сәке    0.935069

ахирәттә    0.935056

älifbaları    0.933909

тынгуз    0.933608

Top 30 analogous words or synonyms for ятимнәрне

Article Example
Нисә сүрәсе Әлеге сүрә исламның дошманнарына ярдәм күрсәткән монафикъларны шелтәли. Сүрәдә шулай ук бөтен кешеләр һәм, аерым алганда, мөселманнар таянып эшләргә тиешле кагыйдәләр карала. Бу кагыйдәләр тәртип, тигезхокуклылыкка чакыра, ятимнәргә, никахка, ятимнәрне карауга алуга, әманәткә ничек карарга киркәлеген күрсәтә.
Хәбра Рахман Ул 1914 елның 26 ноябрендә Татарстанның Балтач районы Яңгул авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аңа сигез яшь тулганда әти-әнисе үлә, сеңелләре һәм энесе аның кулына кала. Туганнарын туйдыру өчен Хәбра авыл баена эшкә яллана. Ятимнәрне нужадан һәм ач үлемнән балалар йорты коткарып кала.
Исламның биш баганасы Исламның өченче баганасы — зәкят — хәлле мөселманнарның үз байлыкларыннан мөселман өммәтендәге ярлылар файдасына бирелергә тиешле бер өлеш. Фәкыйрь һәм көчсезләрнең, үз-үзен туендырырга сәләтсезләрнең, бурычларын түләргә хәле җитмәгән кешеләрнең, өйгә кайтырлык акчалары булмаган юлчыларның; дин өчен көрәшүчеләрнең; ярлы һәм ятимнәрне үз канаты астына алган хәйрия җәмгыятьләренең әлеге хәер-садаканы алырга хакы бар.
Хәдис Имам Әл-Бохари үзенең хезмәтен 97 китапка бүлә. Аларның беренче өчесе Вәхи иңә башлауга, шулай ук Иман һәм Гыйлемгә, аннан соңгы 30 китап тәһарәт (госел), намаз, зәкят, хаҗ кылу һәм ураза тотуга багышланган. Алардан соң кәсәбәчелек, ятимнәрне карау, хезмәткә кагылучы мәсьәләләр, һәм шулай ук юридик сорауларга багышланган 32 китап килә. Алардан соң Аллаһ Юлында Сугышка һәм буйсынган кешеләр турында өч китап тора. Аннан соң, Яратылу башлануга багышланган китап, Мөхәммәд (саләллаһу галәйһи һәссәләм) һәм башка Пәйгамбәрләргә (галәйһимәссәләм) багышланган китап, никахка, талакка һәм гаиләне материаль яктан тәэмин итү сорауларына багышланган өч китап килә. Аннан соңгы 95 китапка хәтле төрле сораулар (мәсәлән, ашау-эчү, кием, әдәб, медицина, яакырулар, ант һәм аны бозу, кан үче, эзәрлекләү, төш юрау, Кыямәт Көне алдыннан булачак вакыйгалар) карала. Туксан алтынчы китап Коръән һәм Сөннәткә тугъры булуның мөһимлеген искәртә. Соңгы, чагыштырмача зур күләмле, туксан җиденче китап, Аллаһының берлегенә багышланган.
Мөселман балалар приюты Мөселман балалар приюты шәһәрдә иң яхшылардан саналган. Балалар саны буенча зур булмаса да (приютта даими рәвештә 30 малай яши), 1 балага тотылган чыгым күләме шәһәрдәге билгеле Николай ("1844 елның 11 гыйнварында ачылган") яки Александра ("1845 елның 6 февралендә ачылган") приютларыныкыннан ике тапкыр зуррак була (мәсәлән, 1904 елда һәр балага 120 сум 85 тиен тотыла). XIX гасыр азагына приютта 77 ятим тәрбияләнә (34е даими яши, 43е килеп йөрүче). Ятимнәрне приютта бушлай ашаталар, киендерәләр. Алар башлангыч белем ала, бушлай медицина күзәтүе үтә. Балаларның сәламәтлеге өчен медицина докторы Алексей Казем-Бек җавап бирә. 1861 елда приютта 10 урынлык хастаханә булдырыла. Ә приют мәктәбендә билгеле мөгаллимнәр Хәсәнгата Габәши һәм Мөхетдин Корбангалиев эшли. XIX гасырның 80нче еллары азагында, Г. Габәши приют мәктәбендә, башка Казан мәдрәсәләреннән күпкә алданрак, җәдитчә укыту кертә. Рус теленә, һөнәргә өйрәтү мәҗбүри куела. 1890 еллар башында рус теленнән Хәсән Мөхәммәтов, көнчыгыш телләреннән һәм матур язудан Мөхәммәтрәхим Хәнәфиев укыта.