Top 10 similar words or synonyms for төерләр

төйгән    0.937535

сытып    0.937120

йөнтәс    0.936330

керән    0.936296

кырыйларын    0.933201

җимешашарлары    0.931865

түгәрәкләп    0.931651

кадату    0.929930

пәкене    0.929351

ияр    0.928895

Top 30 analogous words or synonyms for төерләр

Article Example
Шәнгә Бәрәңгене әрчеп, юып тозлы суда пешерәләр, суын агызып, төерләр калмаслык итеп төяләр, кайнар сөт, йомырка салалар, тоз өстиләр. Бәрәңге үзле, йомшак булырга, таралып тормаска тиеш.
Яман шеш Өченче урында сөт бизләрендәге яман шеш тора. Ул күбрәк хатын-кызларның репродуктив органнарында гормоннар эшчәнлеге бозылуга бәйле. Бу мастопатия китереп чыгара, соңгысы турыдан-туры яман шешкә әверелергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар. Ракны башлангыч этапта ачыклар өчен хатын-кыз күкрәген капшап карап үз тикшерүен үткәрергә тиеш. Шикле каты төерләр тойса, кичекмәстән табибка күренү мөһим. Моның өчен дәваханәдә маммография кабинеты эшли.
Яман шеш Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, онкологка күренергә кирәк.
Кан тамырларының варикоз киңәюе Кан тамырларының варикоз киңәюе үсеп китүенә нәселдән килгән бирешүчәнлек, аякка озак авырлык төшү, симерү, йөклелек, эч кату һ.б. сәбәпче була. Аяклар зарарланганда төп симптомнар: йөргәндә аякларның тиз аруы, авырлык һәм авыртыну тою, шешенү, варикоз төерләр, балтыр мускуллары тартышу һ.б. Диагностикалау өчен анамнез, клиник һәм инструменталь (ультратавыш доплерографиясе, флебография һ.б.) тикшеренүләр мәгълүматларын файдаланалар. Дәвалау хирургик (кан тамырларын кисеп алу, коагуляция, склеротерапия һ.б.), медикаментоз, компрессион терапия. Мөмкин өзлегүләр: тромбофлебит, экзема, трофик яралар, кан китү, күкәй атрофиясе, нәселсезлек һ.б. Искәртү: дәвалау физкультурасы, дөрес яшәү рәвеше. Башкортстанда кан тамырларына 2007 е. — 4 меңнән артык, 2009 е. — 3,6 мең, 2011 е. 3,9 мең операция ясала. Медицина университетында аяк (Р.К.Әгъзәмов, Р.И.Ишбулдин, В.В.Плечев, Ә.А.Хәмитов, А.И.Шестаков һ.б.), үңәч һәм ашказаны (Р.С.Миңһаҗев, М.Ә.Нартайлаков һ.б.), орлык бавы (Г.В.Коржавин, В.Н.Павлов, В.В.Чистяков һ.б.) К.т.в.к. диагностикалау, дәвалау һәм искәртү буенча тикшеренүләр алып барыла.
Гөберле бакалар Яшел гөберле бакалар ТРның бөтен территориясендә таралган, ачык урыннарда, елга тугайларында, сирәкләнгән урманнарда, еш кына торак пунктларда очрый. Соры гөберле бакалардан кечкенәлеге белән аерыла (озынлыгы 70-75 мм, ана гөберле бакалар 140 мм га кадәр). Аркасы соры-саргылт яшел төстә (яшелдән коңгырт төскә кадәрге) караңгы таплар белән капланган, арткы аяк бармакларында парсыз төерләр бар. Тиресе мөгезләнгән, капшап карауга коры. ТР территориясендә гөберле бакалар иң җылы яратучы, корылык шартларына чыдам җир-су хайваннары төрләренең берсе. Далаланган районнарда иң күп сандагы төп амфибия төрләреннән санала. Гадәттә, төнге һәм эңгер-меңгердә яшәү рәвешен алып бара. Парлашу чорында ата гөберле бакалар яңгыравыклы көйле тавыш чыгара. Уылдык чәчү вакыты апрель ахырыннан май ахырына кадәр дәвам итә. Ана гөберле бакалар 13 меңгә кадәр йомырка сала. Үсеш вакыты (уылдык барлыкка килүдән яшь бакага кадәр) 50-60 көн. Сулыктан коры җиргә бакаларның күпләп чыгуы көндезге яңгырдан соң, дымлы көндә күзәтелә. Нигездә бөҗәкләр белән туклана.