Top 10 similar words or synonyms for классларда

училищеда    0.777300

курсларда    0.766716

тәрбиячеләр    0.760702

дәресләрдә    0.753443

академиядә    0.750780

ибтидаи    0.744538

туташлары    0.742852

сыйныф    0.728657

выстрел    0.725497

укуханәдә    0.725074

Top 30 analogous words or synonyms for классларда

Article Example
Сәләт (яшьләр оешмасы) Аланның тагын бер үзенчәлеге – сәлкешләргә һөнәр сайларга ярдәм итү. Гамәли мастер-классларда укучылар эшче профессияләр белән танышалар, үзләрен төрле  профессияләрдә сынап карыйлар, махсус курсларда кул эшләре белән шөгыльләнәләр.
Латыш (Мордовия) 1970 елларда салынган яңа мәктәптә татар теле укыту беркайчан да бетмәгән, хәзер дә югары классларда атнасына 6 сәгать, түбән классларада 5 сәгать татар теле һәм әдәбияты укытыла икән. Мәктәптә татар теле кабинеты бар, 2 укытучы ана телен укыта.
Олы Ачасыр 1950 нче елларда илдә нигездә мәҗбүри сигезъеллык укытуга күчү төгәлләнә. Урта мәктәпләр саны ике мәртәбә, өлкән классларда укучылар саны 3 тапкырдан күбрәк арта. Шул исәптән 1956-1957 уку еллында Ачасыр сигезъеллык мәктәбе урта мәктәп статутусында эшли башлый. Мәктәпнең материаль базасы ныгый. Аерым предметларны укыту кабинетлары булдырыла, мастерская ачыла, техник түгәрәкләр оештырыла башлый.
Кәримә Нигъмәтуллина Кәримә өченче класста укыганда аның әтисенә АКШ коллегалары белән эш алып барырга тәкъдим ясыйлар. Нигъмәтуллиннар гаиләсе вакытлыча АКШга күченә. Анда Кәримә Albany Academy for Girls мәктәбенә укырга керә. Өлкән классларда физика буенча Кәримә эшләгән проект Нью-Йорк штатында иң яхшы дип табыла. Соңрак проекты Сан-Хоседа Intel International Science and Engineering Fair белән халыкара олимпиадасында катнашып беренче дүртлеккә керә.
Югары Яхшый мәктәбе 1931-32 уку елында Мәчти авылы кешеләре Мадъяров Арыслан (ирле-хатынлы), Мадъярова Рәхимә иптәшләр башлангыч мәктәптә укыта башлап, мәктәп җидееллык итеп үзгәртеп корыла. Мәктәп директоры булып, Шакирова Гөлчирә Госман кызы эшли башлый. Югары Яхшый җидееллык мәктәбенең беренче укытучылары булып, Гәрәева Наилә Гәрәевна (татар теле), Хәбиров Әхнәф (физ. мат.), Гарифуллина Лениза (рус теле), башлангыч классларда Мадъяров Арыслан, Галиева Мәгъфия иптәшләр эшлиләр.
Сәләт (яшьләр оешмасы) Алан программасы укучыларны төрле яклап үстерүгә көйләнгән. Төшке ашка кадәр аланда «Физика», «Химия», «Информатика», «Татар теле», «Төрек теле», «Китай теле», «Инглиз теле», «Тарих» дәресләре уза. Төшке аштан соң сәлкешләр үзләре сайлаган махсус курсларда һәм мастер-классларда катнаша: аланда «Ораторлык осталыгы», «Фото сәнгате», «Вокал», «Хореография», «ШТК», «Что? Где? Когда?» остаханәләре эшли. Укудан бушаган вакытта балалар республикабызның фән һәм мәдәният эшлеклеләре белән очрашалар.
Әкрам Даутов Әкрам Даутов комсомол путевкасы буенча Карелиядә бораулаучы, Магниткада җир казучы булып эшли, кичке мәктәптә һәм Уфада коммунистик университетның комсомол бүлегендә укый. Туймазы районында башлангыч классларда укытканнан соң Казан пехота училищесында курсант, полк мәктәбендә - взвод командиры, Одесса пехота училищесында курсантлар ротасы командиры була.
Мачали (Каменка районы) Инкыйлабка кадәр биредә волость үзәге, казна мәктәбе урнашкан була. 1912 елда ачылган мәктәптә 40 укучы белем алган. Урыс телен укыткан өчен бер елдан соң мәктәпкә ут төртәләр. Октябрь революциясеннән соң 1918 елда Мачалида 5 мәктәп ачыла, урам саен бер, ул мәктәпләр чын мәгънәсендә мәктәпләр булмый, чөнки балаларны чиратлашып җыеп авыл йортларында укытканнар. Мачали волосте беткәч, волость бинасын мәктәпкә тапшыралар. Күп еллар шул мәктәпкә якын тирәдәге татар авылларыннан урта белемне алу өчен укырга йөриләр. Классларда 30 дан артык бала укый. Кызганычка бүгенге көннәрдә мәктәптә балалар бик азайды, чынында сүз тора ничек мәктәпне һәм авылны саклап калу турында.
Югары Яхшый мәктәбе Җидееллык мәктәп 1961 елда сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1963-64 уку елыннан мәктәп директоры булып Фатихов Фәрит эшли башлый. Мәктәпнең завучы Гәрәева Наилә 1951-52 уку елында эшли башлый. 1964-65 уку елында мәктәптә 10 класс комплект булып, анда 215 укучы белем ала. Башлангыч классларда Нурлыгаянова Мөбәширә, Шәйхетдинова Сәгыйдә, калган классларда класс җитәкчеләре булып, Шәйхетдинов Гали (тарих), Ахунова Махибә (мат.), Петрова Нина (мат.), Гыйльмуллина Гайнимал (биология), Моталлапова Бәхия (география), Шайхин Марс (физ-ра), Галимов Фарис (хезмәт), Әпсәләмов Миргали (тат. Теле һәм әд.). Калган фән укытучылары Фатихов Фәрит (химия, биология), Гәрәева Наилә (татар теле, завуч), Гарифуллина Рәсимә (рус теле), Генералова Людмила Сергеевна (рус теле), Нуриахметова Әфүзә (матем) иптәшләр эшләделәр. 1965-66 уку елында 226 укучы була. Яңа укытучылар Ситдиков Раел (хезмәт), Бедретдинов Авзал (сызым, хезмәт). 1970-74 уку елында мәктәптә барысы 272 укучы белем ала. Мәктәп директоры булып Галләмов Фирдәвис Таҗи улы, завуч булып Әпсәләмов Миргали Вагиз улы эшли. Барысы 11 класс комплект булып, 1966 нчы елдан 1973 елга кадәр түбәндәге укытучылар эшләде: Салахов Әнвәр, Салахова Мария 1966 елның августыннан эшләп, хәзерге вакытта икесе дә пенсиядә. Мәхәммәтшина Рәйхана, Хәмидуллина Оркыя 1979 елдан пенсиягә китте. 1976-77 уку елында директор булып Солтанов Динфир эшли. 1981 елны ул киткәннән соң, Галиева Рафига Габитовна 1982 елның 25 маена кадәр эшли. 1982 елның июненнән 1986 елның августына кадәр директор булып Гарипв Әсгать Хәсән улы эшли. 1986 елның августыннан мәктәп директоры булып Шагалиев Расим Фатих улы эшли, рус теле һәм әдәбиятыннан Шагалиева Рәмилә Равил кызы укыта башлый. Завуч булып Вильданова Гөлсинә Гариф кызы эшли.
Рамай Юлдашев - Дүртенче класста тарих белән кызыксына башладым. Шул чакта ук Спартак, Джузеппе Гарибальди, Суворов, Кутузов, Симон Боливар,Сандино һ.б. кебек бөек шәхесләр турында бик күп китаплар укырга тотындым. Индеецлар турында бик куп укыдым, китапны 4 китапханәдән алып укый идем, хәттә күрше 7 чакрымдагы авылдан китап ташый идем.Бу кызыксыну нәтиҗәсез калмады – 7-8 класслар өчен оештырылган олимпиадада катнашып, мин беренче урынны алдым. Бүгенгедәй хәтеремдә – миңа шахмат бүләк иткәннәр иде. Миңа җитә калган, үсендергәндер инде, күрәсең -- ныклап сәясәт, тарихка кереп чумдым. Володя Дубинин исемендәге пионер отрядыбызның советы рәисе итеп сайладылар. Тагын – класстагы сәяси сектор, сәяси эшчәнлек өчен җаваплы да мин. Җиденче класста мине сигезъеллык мәктәбебезнең укучылар комитеты рәисе урынбасары итеп сайлап куйдылар, сигезенчедә шуның рәисе булдым. Сәяси информация тарату,шуңа кагылышлы стендлар чыгару – бу эшкә дә тулысынча мин җаваплы идем. Элек политинформация дигән нәрсә мәктәпләрдә бик көчле куелган иде. Илдә, дөньяда бара торган вакыйгалар турында һәрбер укучы 2-3 мәгълүмат җыеп килеп, класс каршында кыскача чыгыш ясарга тиеш иде. Безнең мәктәп бик актив тормыш алып барды. Фәнни-тикшеренү институты белән берлектә юннатчылык, бакчачылык, төрле сортлы башак үстерү эшләре дә алып бардык, һәрбер яңалык теркәлеп барды. Безнең тәҗрибәләребез турында “Пионерская правда” газетасында да яздылар хәтта. Директорыбыз Габдулла Ахунович Кидрячев – тарихчы, аның төрле-төрле тарихи карталар тулы кабинеты бар иде һәм шул кабинеттан ачкычны ул бары тик миңа гына бирә торган иде. Башка берәүгә дә ышанып тапшырмады. Мин кабинеттан карталар алып чыгып, дәрескә элеп куя торган идем. Шул карталарга карап, Идел Болгарны, Алтын Урдаларны күреп: “Бу бит татар дәүләтләре, татарның үз дәүләтләре дә булган!” -- дип уйланып утырганнарымны хәтерлим. Шул дүртенче классларда булды микән, мин үземчә хыялларымны язып куйдым – мәктәпне бетерәм, шуннан соң армияга барам, шуннан соң югары уку йортына китәм. Кызлар бу кәгаземне ничектер эләктереп алганнар да, тәнәфестә миннән “ха-ха-ха” килеп көлеп йөргәннәр иде. Узды еллар, сигезенче классны 11 кеше бетердек. Шул укучылар арасыннан мин генә югары уку йортын бетердем. Дөресен генә әйткәндә, минем бүген 3 югары белемем бар: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, этномәдәни үзәк җитәкчесе, халык бәйрәмнәре режиссеры. Журналист та, политолог та буласым килгән чаклар булды. Элек “Халыкара панорама” дигән тапшыруны карый идек бит инде, совет чоры, интернационализмның чәчәк аткан чоры. Никарагуа, Сальвадор, Гренада... АКШка каршы чыгышлар, Африка, Азия илләрендә барган сәяси вакыйгалар, инкыйлаблар, шәхесләр – боларның барысы да минем яшь аңымны ниндидер хыялый, дулкынландыргыч дөньяга баш-аягым белән алып кереп китә иде. Татар тарихын, дөньяви тарих: Кытай, Америка, Африка, Россия тарихынларын, милли хәрәкәтләрен яхшы беләм. Күзаллавым, дөньяга карашларым шул мизгелләрдә нигезләнә башлагандыр да инде дип уйлыйм. Аннары туксанынчы елларда фермер да буласым килеп китте. Шамил Басаевтан берзаман сораганнар иде бит. Алга таба нишләргә җыенасыз дип. Ул: "Умартачы булачакмын!” – дип җавап биргән иде. Шуңа күрә, кем белә, бәлки мин дә берзаман авыл хуҗалыгы эшенә чума-нитә калсам, аптырамассыз. Мәктәптән соң Оренбургтагы тарих факультетына керә алмадым. Шуннан соң тракторчы булып эшләдем, аннары 9 нчы классның сыйныф җитәкчесе итеп, өлкән пионер вожатые итеп билгеләделәр. Тиздән ишеттем -- Казандагы татар факультетына студентлар чакыралар. Мин шул ук елны барып укырга да кердем. Минем өчен бик тетрәндергеч вакыйга –1991 елның 14 октябрендә Хәтер көнендә катнашуым. Анда 15-20 меңләп халык җыелды. Милли күтәрелешнең бик югары ноктасы иде ул. Шул көннәрдә минем күңелемдә, җанымда нәрсәдер сынды. Елардай булып күңелем тулды. Бик дулкынландым, егетләр белән ул көннәр чараларында актив катнаштык. Тик “Азатлык” яшьләр оешмасында мине баштан ук өнәмәделәр, чөнки аларның эшчәнлеге нигездә куп суз сойлэу,культура-агарту эшләренә барып төртелә иде. Сәяси акцияләрдән читләшергә тырыштылар. Шуннан озак та тормады, “Азатлык” таркалу дәрәҗәсенә килеп җитте.Мин хәрби частьләрдән кайткан хәрбиләрнең проблемаларын хәл итү комитетында да эшләдем, аннары референдум алдыннан пропаганда белән каты шөгыльләндек. Листовкалар тараттык. Татар халкының Корылтаен һәм “Милли Мәҗлес” эшчәнлеген оештыруда да үземнең көчемнән килгәнчә хезмәтемне куйдым.